Мәхәббәт рәссамы
14 нче июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе мәктәп яны лагерь балалары өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Э.Зариповның тууына 85 ел тулуга багышланган «Мәхәббәт рәссамы» дип исемләнгән мәгълумати сәгать үткәрде.
Эрот Зарипов рәсем сәнгатенең төрле өлкәләрендә иҗат итә. Аның китап бизәү һәм графика ысулында башкарылган картиналары зур бәя алган.
Балалар зур кызыксыну белән аның иҗаты белән электрон презентация ярдәмендә таныштылар. Китапханәче аның турында китапка күзәтү ясады.