Ватан нидән башлана?
13 нче июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәп яны лагере балалары өчен, Россия көненә багышланган “Ватан нидән башлана?” исемле конкурсы мәгълумати сәгать үткәрделәр.
Балалар бәйрәм тарихына кагылышлы мәгълумат ишеттеләр, ил тарихы, күренекле кешеләре турында викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле биремнәр чиштеләр, пазллар җыйдылар.Чара, Россия көненә багышлап, кәгазьдән открыткалар ясау белән төгәлләнде.