Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Борын заманда, Пушкин исемле илдә”

6 нчы июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, республиканың “Пушкин нон-стоп” акциясенә кушылып, “Борын заманда, Пушкин исемле илдә” дип аталган кычкырып уку оештырды. Мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, Пушкин әсәрләрен кычкырып та, яттан да укыдылар, әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан әдипнең “Сказка о царе Салтане» әкияте буенча эшләнгән мультфильм карадылар.