Минем Ватан монда башлана
Бу дөньяда һәркем өчен дә кадерле булган нәрсә - ул Ватан. Кешенең анасы бер генә булган кебек, Ватаны да бер генә. Олы Ватанны ярату кече Ватанны яратудан башлана. Кече Ватан ул – туган авыл, туган нигез, әти-әни, әби-бабай .... Кече Ватаныбызга мәхәббәт, күренекле якташларыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан, 17нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Минем Ватан монда башлана” дип аталган танып белү сәгате үткәрде.
Авылдашларыбызның әдәби иҗатын яктырткан “Туган ягым- илһам чыганагы” дип исемләнгән электрон биобиблиографик белешмәлек ярдәмендә, балалар күренекле авылдашларыбыз иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.