«Бөек Ватан сугышы турында балаларга укыйбыз»
5-нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Самара өлкә балалар китапханәсе оештырган «Бөек Ватан сугышы турында балаларга укыйбыз» XIV Халыкара акциясенә кушылды.
Әлеге акциянең максаты - сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Бу акция вакытында китапханәчеләр балаларны Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән таныштыралар. Чара барышында, китапханәче Җиңү көненең әһәмияте, халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында кыенлыклары җиңүләре һәм батырлыклары турында сөйләде. 2 нче, 4 нче сыйныф укучылары сугыш турында әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр укыдылар.