“Хәтер сөйли”
Сугыш… Бу сүз инде күпме еллардан соң да үзенең рәхимсезлеген югалтмый. Бигрәк тә сугышның бөтен авырлыгын, кансызлыгын үз җилкәсендә кичергән сугыш һәм тыл ветераннарының күңелендә төзәлмәслек яра булып калган ул. Күпме балаларны ятим иткән, балачагын урлаган сугыш.
4 нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, сугыш чоры баласы, тыл ветераны Батраева Бибигөл Сафа кызы белән очрашу үткәрде. “Хәтер сөйли” дип аталган очрашуга 4 нче сыйныф укучылары килгән иде.
Алар шигырьләр сөйләделәр, үз куллары белән ясаган бүләкне тапшырдылар. 95 яшен тутырып килгән Бибигөл апа бүген дә ул вакытларны яхшы хәтерли. Аңы истәлекләрен балалар тын да алмый тыңладылар.”Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын!” дип балаларга бәхетле балачак теләп калды Бибигөл апа.