«Россиягә хезмәт итү синең һәм минем язмыш =Служить России суждено тебе и мне»
3-нче май көнне, Исергәп урта мәктәбендә, югары сыйныфлар өчен, үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән «Россиягә хезмәт итү синең һәм минем язмыш =Служить России суждено тебе и мне» дип аталган очрашу үткәрелде.
Очрашуга Баулылы Фазлыев Марат Мәгъсүм улы килгән иде.Ул балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Илгә хезмәт итүнең мактаулы эш икәнен үз мисалы белән төшендерде. Күңел түренә үтәрлек итеп, үзенең иҗат иткән җырлары белән Мухаммадиев Равиль гитарада уйнап җырлады. Үзәк китапханә хезмәткәре Зоя Евгеньевна Дегтярова биргән мәгълуматлар, тирән эчтәлекле презентацияләр беркемне дә битараф калдырмады. Сугышчы якташыбызга кабаттан исән- имин гаиләсенә әйләнеп кайтырга һәм бер елдан яңадан очрашырга язсын дигән теләктә калабыз.