"С.Рахманинов. Ватанга мәхәббәт белән"
2023 елда композитор Сергей Рахманиновның тууына 150 ел тула. Рахманинов - дөньякүләм танылган пианист, дирижер һәм композитор, үзе артыннан зур мәдәни мирас калдырган. С. Рахманиновның бөтен иҗаты аша кызыл җеп булып, сөекле Ватаны- Россиягә мәхәббәт темасы уза.
15 нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, 7-8 нче сыйныфлар өчен, “С.Рахманинов. Ватанга мәхәббәт белән” дип аталган мәгълумати танып белү сәгате үткәрделәр.
Чарада катнашучылар, электрон презентация ярдәмендә, булачак композиторның балачагы һәм яшьлеге, аның шәхси тормышы, бөек музыкаль әсәрләр иҗат итүе, чит илгә күчеп китәргә мәҗбүр булуы турында белделәр. Чарада авторның танылган композицияләре яңгырады. Катнашучылар музыкаль ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.