Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

"Дәваларның олысы вә асылы"

Дару үләннәре белән дәвалануны(фитотерапия) традицион булмаган медицина дип атыйлар. Яшел даруханә кешеләргә һәрчак ярдәм итә.Тик бу байлыкны танырга һәм дөрес файдалана белергә кирәк.

 

7 нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап, ”Дәваларның олысы вә асылы”дип исемләнгән мәгълумати күңел ачу кичәсе үткәрде.

 

Өлкәннәр өчен үткәрелгән бу кичә дару үләннәренә багышланды. Үзенең файдалана торган дару үләннәре, аларның кулланышы турында Ахтямова Миләүшә тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул кичәгә үзе киптергән дару үләннәрен алып килгән иде. Башка катнашучылар да үзләре кулланган үләннәрнең файдасы турында фикерләрен җиткерделәр. Чарага чакырылган Латипова  Зөлфия Тибет гимнастикасы турында бик файдалы мәгълумат бирде. Кичә Тимаев Ирек, Талипова Лилиянең дәртле җырлары, Хөснетдинов Фәрит абыйның моңлы гармун көләре белән үрелеп барды. Катнашучылар ике командага бүленеп, дару үләннәрен белүдә төрле конкурсларда, викториналарда көч сынашылар. Кичә дару үләннәре кушып ясалган чәй эчү белән тәмамланды.