Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Кошлар - безнең канатлы дуслар”

1906- нчы елдан башлап,  дөньякүләм   Халыкара  кошлар  көне  билгеләп үтелә. 1906-нчы  елның  1-нче  апрелендә   кошларны  саклау  буенча Халыкара  конвенциягә  кул  куела, ә Россия  моңа  1927-нче  елда  кушыла.  Шулай   итеп, безнең  илдә  1927- нче  елның  1 нче  апреленннән   башлап  кошлар  көнен  үткәрү  традициягә әверелә.

 

 5- нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, 3-4 сыйныф укучылары өчен “Кошлар - безнең канатлы дуслар” исемендә уен-конкурс үткәрде.

 

Чара укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү, кошлар турында матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелде. Ике командага бүленеп, ярышта катнашучылар кошлар турында табышмаклар, кош исемнәреннән төрле сүзләр ясау, аерым бер хәрефкә башланган кош исемнәрен искә төшерү, кошлар турында викторина, әкиятләрдәге кошларны танып белү һ.б. күп төрле кызыклы ярышларда көч сынаштылар. Һәм, әлбәттә, китапханәче кошлар турында мавыктыргыч китаплар белән таныштырды.