Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Китап геройлары бездә кунакта”

31-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Балалар китабы атналыгы кысаларында, “Китап геройлары бездә кунакта” исемендәге әдәби калейдоскоп үткәрделәр.

 

Балалар янына кунакка Убырлы карчык килүе, балалар белән викторина үткәрүе катнашучыларга бик тә ошады. “Яраткан китап персонажлары” исемендәге интерактив уен- викторинада да балалар бик актив катнаштылар.  Иң күп белүче Хабирова Азалия китап белән бүләкләнде. Соңыннан китапханәче “ Балачак китаплары” китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.