“Юбиляр язучы киштәсе”
1-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Балалар китабы атналыгы кысаларында, “Юбиляр язучы киштәсе” исемендә, балалар өчен язган китап авторлары-юбилярларга багышлап викторина үткәрде.
Китапханәче юбиляр язучылар, аларның әсәрләре буенча төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Викторина сорауларына җавап бирүдә иң зирәге Самигуллина Айназ булды. Айназ якташыбыз Ф.Яруллин китабы белән бүләкләнде