“Витаминнар кайда яши?”
4-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, 1-2 сыйныфлар өчен “Витаминнар кайда яши?” дип исемләнгән конкурслы танып белү чарасы үткәрде.
Балалар, ике командага бүленеп, витаминнар турындагы сорауларга җавап бирделәр, карточкалар ярдәмендә яшелчә, җиләк- җимешләрдә нинди витаминнар барлыгын ачыкладылар. Табышмаклар конкурсында җавапның кайсы әкияттән икәнен дә белергә кирәк иде. Командалар тапкыр җаваплары белән сөендерделәр. Китапханәче витаминнар турында язылган китаплар белән таныштырды.