Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Монда минем нәсел, тамырларым монда минем”

28- нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе яшүсмерләр өчен, “Монда минем нәсел, тамырларым монда минем” дип аталган, туган авыл тарихына багышланган викторина үткәрде.

 

Шул исемдәге китап күргәзмәсендә авылдашларыбызның басма китаплары тәкъдим ителде. Катнашучылар, бүгенге көнгә авылыбыз тарихын яктырткан бердәнбер чыганак булган “Баулы. Өзелмидер хәтер җепләре” китабы, китапның авылыбыз тарихына багышланган  бүлеге белән таныштылар. Викторина сорауларына иң күп дөрес җавап бирүчеләр китап белән бүләкләнде.