“Әкият сукмагыннан белемгә”
2- нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “2023 ел- Укытучы һәм остаз елы” кысаларында, 3-4 сыйныфлар өчен К.Д.Ушинскийның тууына 200 тулу уңаеннан, “Әкият сукмагыннан белемгә” дип исемләнгән танып белү чарасы үткәрде.
Укучылар К.Д.Ушинскийның тормыш юлына багышланган электрон презентация карадылар; әкиятләрен, хикәяләрен кычкырып укыдылар. Китапханәче китапханәнең китап фондында булган К.Д.Ушинскийның китапларына күзәтү ясады.