«Бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз!»
Ел саен март аеның беренче чәршәмбесе Бөтендөнья кычкырып укулар көне буларак билгеләп үтелә. Ул быелгысы елны 1нче мартка туры килә. Шул уңайдан, Исергәп авыл китапханәсе 1-2 сыйныфлар өчен «Бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз!» дип исемләнгән кычкырып уку сәгате үткәрде. Чара “2023 ел- Укытучы һәм остаз елы”на багышлап, “Китап битләрендә укытучы образы” дип аталган республика акциясе кысаларында үткәрелде. Катнашучы балалар Р.Вәлиеваның “Укытучым килә янәшә”, В.Хәйруллинаның “Укытучы сумкасы”, “Укытучы апа”, Ф.Мөслимованың “Укытучы абый”, “Укытучым”, Х.Халиковның “Укытучым”, Г.Садәнең “Укытучыма”, Э.Шәрифуллинаның “Укытучы апасы”шигырьләре кычкырып укыдылар.