“Туган тел аһәңен онытма!”
21-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, 21 нче февраль- Халыкара туган тел көненә багышлап, “Туган тел аһәңен онытма!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.
Хөрмәтле хатын- кызларыбыз мәкальләр, табышмаклар белүдә төрле конкурсларда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичәдә танылган шагыйрьләрнең туган телгә багышланган шигырьләре, авылдашыбыз Камил Шәмсуаровның “Татар теле” шигыре яңгырады. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.