“Язмышның үзен буйсындырган язучы”
7-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен, якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган, “Язмышның үзен буйсындырган язучы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.
Катнашучылар юбилярның тормыш һәм иҗат юлы белән видеопрезентация аша таныштылар. Якташыбызның иҗатын сөючеләр шигырьләрен яттан сөйләделәр, тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Бу конкурста җиңүче Шараков Радмир якташыбызның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган китап белән бүләкләнде. Кичәдә Радмир үзе иҗат иткән “Туган телем” шигырен дә укып ирештерде. Китапханәче Ф.Яруллинның балаларга багышланган әдәби мирасыннан “Яшәү күкрәүләргә тиң гомер” исемендәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.