“Туган телем- иркә гөлем” уен -конкурс
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Ул бөтен дөньяда билгеләп үтелә һәм һәр милләт бу көнне туган теленә карата булган хөрмәтен белдерә.Исергәп урта мәктәбендә туган тел көненә багышланган чара “Туган телем- иркә гөлем” исеме астында, урта һәм югары сыйныф укучылары өчен, ике команда арасында уен -конкурс тәртибендә үткәрелде.
Командалар туган телне белү буенча бик күп кызыклы биремнәр үтәделәр. Командаларның әзерлек вакытында китапханәче җанатарлар белән уеннар оештырды. “Яшә туган тел!” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.