“Юл кагыйдәсен ятла, аннан курыкмый атла!”
Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту, активлык, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан, 22 нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе 3- 4 нче сыйныфлар өчен “Юл кагыйдәсен ятла, аннан курыкмый атла!”дип исемләнгән тамчы-шоу үткәрелде.
Ике команда юл йөрү кагыйдәләре буенча үз белемнәрен сынаштылар. Төрле кызыклы сораулар, тикшерү өчен биремнәр, урамда, юлда килеп чыгарга мөмкин булган мәсьәләләрне хәл итүләр булды. Укучылар барысы да бик актив булдылар, һәрберсе үзләренең фикерләре белән уртаклашты. Чара бик оешканлык белән үтте.