“Җыр булып яңгыраган тормыш”.
17 нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсендә, авылның “Ак калфаклар” оешмасы , Мәдәният йорты белән берлектә, татар халкының бөек шәхесләре – герой- шагыйрь Муса Җәлил һәм легендар җырчы Илһам Шакировка багышланган “Җыр булып яңгыраган тормыш” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үтте.
Кичә күренекле милләттәшләребезнең туган көннәре уңаеннан оештырылды. Бу чарада М.Җәлилнең җырлары, шигырьләре, Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар яңгырады.