Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

"Әфган уты өткән язмышлар”.

15 нче февраль көнне Исергәп авыл китапханәсе урта һәм югары сыйныф укучылары өчен, сугышчы – әфганчыларны искә алу көне уңаеннан,"Әфган уты өткән язмышлар” дип аталган мәгълумати танып белү сәгате үткәрде.

Катнашучылар сугыш башлану тарихын барладылар, Әфганстан сугышына бәйле саннар, җан өшеткеч фактлар турында ишетеп үттеләр. 8 авылдашыбыз - Әфган сугышында катнашучылар турында мәгълумат алдылар. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.