“Сугышның хатын-кыз йөзе түгел”
“Сугышның хатын-кыз йөзе түгел” проекты һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында 6 сыйныф укучылары өчен “Ана йөрәге... Түземлеге үлчәү тапкысыз” дип аталган патриотик сәгать үткәрелде.
Авыл китапханәсе мөдире Юсупова М.В Исергап авылыннан Ибраһим һәм Зәкия Миңнебаевлар ачы тормыш юлын сөйләп узды. Нинди генә кайгыларны, хәсрәтләрне сыйдырмый ана йөрәге... Ә кайгыларның иң тирәнен, сагышларның иң авырын аналарга каһәр төшкән сугыш китерде.