СПОРТ бөекләр тормышында”
“СПОРТ бөекләр тормышында”-Исергәп авыл китапханәсенең 10нчы февраль көнне 6 нчы сыйныф укучылары өчен үткәрелгән танып-белү сәгате әнә шулай дип аталды.
Анда спортның кеше тормышында тоткан урыны турында сүз барды. Балалар билгеле кешеләрнең, галимнәрнең, танылган язучыларның , ил башлыкларының спортның нинди төрләре белән шөгыльләнүләре турында белделәр. Китапханәче шул исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Физкультура һәм спортның сәламәтлекне ныгыту, рухи көч һәм характер тәрбияләү эшендә ышанычлы ярдәмчеләр булыр дип ышанып калабыз.