Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Цифрлаштыру - гадидән катлаулыга”

9 нчы февраль көнне Исергәп авыл китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен 2022 ел – Татарстанда цифрлаштыру елы уңаеннан, “Цифрлаштыру - гадидән катлаулыга” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

Бу тиз үзгәргән дөньяда, масштаблы цифрлы трансформация һәр кешегә, һәр һөнәргә, бар тармакка  кагыла. Тормыш сыйфатын күтәрүдә IT-технологияләрнең роленә зур игътибар биреп, балаларны цифрлы киләчәккә әзерләү максатыннан, катнашучылар яңа интернет -ресурслар, яңа профессияләр алу мөмкинлеге булган платформалар белән таныштылар. Китапханәдә булган китапларга һәм виртуаль китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар.