Туган авылым- алтын бишегем”
27 нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, 3-4 сыйныфлар өчен Мәдәни мирас елы кысаларында “Туган авылым- алтын бишегем” дип исемләнгән мәгълумат сәгате үткәрде.
Чарада катнашучылар Исергәп авылы, аның тарихы, күренекле кешеләре турында күп мәгълумат алдылар. Авылның микротопонимнары турында бик кызыксынып тыңладылар.