“Хайваннар дөньясы: рептилияләр”
14 март көнне Исергәп авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен Экология елына багышланган “Хайваннар дөньясы: рептилияләр” дип аталган танып белү сәгате үткәрде.
Балалар сөйрәлүче хайваннарның төрләре белән таныштылар, РФ, ТР һәм Баулы районы Кызыл китабына кергән сөйрәлүче хайваннар турында мәгълумат алдылар. Чара ахырында әдәби әсәрләр буенча викторина үткәрелде.