“Табигатьнең яшь дуслары”
2 - нче март көнне Исергәп авыл китапханәсендә Экология елына багышлап “Табигатьнең яшь дуслары” исеме астында уен - викторина үткәрелде.
Чарада 8-10 яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Катнашучылар хайваннар, үсемлекләр дөньясына караган викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройларын искә төшерделәр, бирелгән әсәрләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр, әдәби әсәрләр исемлеген төзеделәр. Балалар чарада бик актив булдылар. Үзләрен, чыннан да, табигатьнең яшь дуслары итеп таныттылар.