“Мин кайтырмын, әни!”
9-нчы март көнне Исергәп авыл китапханәсендә авыл Мәдәният йорты белән берлектә “Мин кайтырмын, әни!” исеме астында чечен сугышында катнашучылар белән очрашу кичәсе үтте.
Чечен сугышы турында электрон презентация күрсәтелде. Китапханәче Юсупова М. чечен сугышына багышланган басма һәм электрон китаплар белән таныштырды. Кичәгә килгән Чечен сугышында катнашучылар Талипов Илнур белән Хабиров Айрат истәлекләре белән бүлештеләр.