Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Туган ягым нурлары”

26-нчы гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта һәм олы яшьтәге китап укучылар өчен Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулуга багышланган “Туган ягым нурлары” дип исемләнгән мәгълумати сәгать үткәрде.

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хәбирова укучыларны юбилярның тормыш юлы белән таныштырды. Китапханәче Юсупова М. язучының иҗатына күзәтү ясады. Язучы иҗатында туган якка мәхәббәт темасына әңгәмә үткәрелде. Чара ахырында катнашучылар Г.Бәшировның иҗаты буенча викторина сорауларын чиштеләр.