Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Табигатьне саклау- Җирне саклау”

  1. 23 нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Табигатьне саклау- Җирне саклау” исеме астында экологик КВН үткәрде. Балалар ике командага бүленделәр. (“Җанварлар” һәм “Үсемлекләр” командасы). Көрәш 5 конкурстан торды. Беренче конкурс- “Берсе артык” дип атала. (Мәсәлән: Бал корты, чикерткә, төлке, күбәләк.) Икенче конкурс “Разминка”, өченчесе- “Рәссамнар”. Бер команда 1 мин. Эчендә күпме сорауга җавап бирә. Шул вакытта икенче команда 1 мин.эчендә рәсем буяп җитешә. Дүртенче конкурс- “Ярый- ярамый”. Табигатьтә чикләү билгеләре күрсәтелә. Командалар ни  аңлатканын сөйләргә тиеш була. 5 конкурс- Табышмаклар.  Чара ахырында Җир шары  булып киенгән тәрбияче табигатьне  сакларга кирәклекне сөйли. Китапханәче алып  килгән китапларына күзәтү ясый.