"Хәтер вакыттан көчлерәк"
7 май көнне 1 нче санлы шәһәр китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгынабагышлап. "Хәтер вакыттан көчлерәк" дип аталган әдәби - музыкаль чара узды.
Сәламәт яшәү рәвеше клубы әгъзалары тамашачыларга. "Кич утыру" дигән сәхнәләштерелгән тамаша тәгдим иттеләр.
"Озатып вокзаллар каршында" җырын башкарганда тамашачылар да кушылды. Низамова Сәвия «Юксыну» җырлаганда, М.Җәлилнең "Вәхшәте"яңгыраганда һәм В.Высоцкий язмасында "Ул сугыштан кайтмады" җырын тетрәнеп тыңлады.
Диалог формасындагы "Ана һәм һәйкәл" шигыре һичкемне битараф калдырмады.
Тамашачыларның барысының да үз фронтавиклары, үз истәлекләре яңарды. Искиткеч җылы,эчтәлекле чара һәркемне дулкынландырды. Күңелләр илгә Җиңү яулаган ул батырларга рәхмәт хисе белән тулды.