Туган телем иркә гөлем
21 февраль көнне, 1 санлы шәһәр китапханәсе Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем иркә гөлем” дип аталган әдәби кичә уздырылды. Чарада 1 санлы мәктәп балалары катнашты.
Китапханәчеләр бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, укучылар рус, татар, инглиз телләрендә шигырьләр укыдылар. Балалар тизәйткечне сөйләү, бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзү уеннарында катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
21 февраль көнне, 1 санлы шәһәр китапханәсе Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем иркә гөлем” дип аталган әдәби кичә уздырылды. Чарада 1 санлы мәктәп балалары катнашты.