Центральная библиотека

“Телең белән ачыла, халкым, чишмәдәй саф күңелең!”

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара.   Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә.Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә. Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти-әниләр, әби-бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Мәктәпкә килгәч әлеге геройларга җан өргән мәшһүр шагыйрь белән ныклабрак танышабыз.Үзәк китапханәдә Г.Тукай иҗаты белән танышуыбызны дәвам итеп “Телең белән ачыла, халкым, чишмәдәй саф күңелең!” дип аталган  дәрес сәяхәт үткәрдек . Дәресебезне  Г.Тукайның  “Туган тел” җыры белән башлап җибәрдек.”Тукай эзләре буйлап” исемле презентация кулланып Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын сөләдек. Шулай ук  укучыларга “Тукай һәм туган тел” турында бик күп  мәгълүмәт бирелде. “Үз фикереңне әйт”  Тукайның “Туган тел” шигырье буенча укучылар үз фикерләрен әйтеләр. Шаян табышмакларга җавап бирделәр. “Бөек Тукай” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Дәресебезне “Барысы да аның турында “ дип аталган викторина белән тәмамладык. Чарабыз тәрбияви һәм мавыктыргыч  булып үтте, һәркемнең күңелендә матур хисләр уятты. Викторина аша укчыларда татар теле һәм әдәбиятына карата иҗади караш тәрбияләнде, туган телне тагында камилрәк өйрәнергә омтылыш тудырды.