Центральная библиотека

“Тукай безнең шәһәребездә”

Бүген 26 апрель- көнне Татарстанда туган тел көне дип билгеләп үтелә һәм туган телебезгә зур өлеш керткән татар халкыбызның яраткан бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.Шул уңайдан, без Җирлекара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үзәк мәйданында шигърият сөюче дусларыбыз өчен “Тукай безнең шәһәребездә”дип исемләнгән акция үткәрдек. Бу акция берәүне дә  битараф калдыра  алмады. Һәр катнашучы, үзенең күңеленә хуш килгән Габдулла Тукайның шигырен татар, рус,чуваш телләрендә сайлап алып укыдылар һәм шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторинада да катнаштылар.Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән шигырендәгечә һәрбер катнашучыга бүләккә матур алмалар тараттык.

Өлкән буын катнашучылардан аеруча Вахитова Клара апа Солтанованың чыгышы  бик истә калды.Ул:”Мин бу акциягә катнашырга  бик теләп  килдем диде,  чөнки  Тукай –барлык буыннарга да бер үк дәрәҗәдә кадерле шагыйрь.Аның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табарга мөмкинлек бирә. Әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә. Үз телең – ана телеңнең бөеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә диде.

Акциябезне   традиция буенча  Г.Тукайның   “И туган тел” җыры белән тәмамладык һәм шагыйрнең портреты  янында бергәләшеп истәлеккә фотога да төштек.