Центральная библиотека

“Туган җирем - Татарстан”

Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган җиренә ашкынып кайта.ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үзәк китапханәдә “Туган җирем -  Татарстан” – дип аталган тарихи сәгать үткәрелде. Укучылар белән бергәләп Татарстанның башкаласы булган Казан шәһәре буйлап сәяхәт тә булдык. Презентация аша Татарстанның тарихи үткәне, истәлекле урыннар белән таныштык. Тарихи биналарны карадык. Шулай ук “Тирән тарихлы Татарстан”дип аталган китап күргәзмәсе аша узган еллар тарихына кагылышлы китап һәм журналларда дөнья күргән материаллар белән таныштык . Ахырдан  укучылар белән КВН  үткәрдек. КВН барышында укучылар бик актив катнашып үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан жюри  нәтиҗәләрне игълан итте  һәм командаларга бүләкләр тапшырылды.  Чарабыз тәрбияви һәм мавыктыргыч  булып үтте, һәркемнең күңелендә туган төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре уятты.