Центральная библиотека

“Г. Камал һәм татар театры”

 27 нче февраль көнне   үзәк китапханәсендә театр елы уңаеннан “Г. Камал һәм татар театры” дип исемләнгән әдәби кичә булып үтте. Максаты:  Татар театрлары турындагы мәгълүматларны киңәйтү, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту.                                                                                                                                                 

Галиәсгар Камал -  татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. 1936 елда театрга Г.Камал исеме бирелә. Кичәбезне  Г. Тукайның “Театр” җыры белән башлап җибәрдек. Г Камалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык,”Милли йөзек кашы – театр “дип аталган  китап күргәзмәсенә  күзәтү ясадык. Кичә барышында “Татар театрының атасы” исемле презентация күрсәтелде. Укучылар белән “Скульптор”активлаштыру уены, викторина үткәрдек. Әдәбият дәресләрендә “Беренче театр” әсәрен укыйлар икән. Шуңа күрә кичәбезне шушы әсәр буенча дәвам итеп ахырдан театрдан өзекләр карадык.Укучылар, театр, Г.Камал турында бик күп мәгълүматлар алып киттеләр. Г.Камал иҗаты белән кызыксынган укучыларыбызны үзебезнең китапханәдә көтеп калабыз.