“Татар теле-шагыйрьләр теле”
19нчы февраль көнне Җирлекара үзәк китапханәсендә Бөтендөнья тел көне уңаеннан “Татар теле-шагыйрьләр теле”дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә булып узды. Кичәбездә 1нче мәктәпнең 9нчы,10нчы сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты. Очрашуыбыз “Нурлатым , әй Нурлат” гимны белән башланып китте.Чөнки кичәбезнең кунагы да Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы, районыбызның «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, җирле шагыйрәбез Фәүзия Мөхәммәтова иде. Чарада укучылар бик теләп катнашты. Фәүзия Мөхәммәтованың мәхәббәт, туган як, әниләр темасына язылган шигырьләрен китапханә хезмәткәрләре белән мәктәп укучылары сәнгатьле итеп укып Фәүзия апаны бик куандырдылар. Шулай ук укучылар шагыйрәбезгә үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп җаваплар да ишеттеләр.Укучыларны Фәүзия апаның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация һәм китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Шагыйрәбез туган тел, туган як, мәхәббәт темаларына яңа гына табадан төшкән шигырьләрен, җанга якын шигъри сүзләр белән йөрәккә үтәрлек итеп укыды. Бәйрәмебезгә ямь өстәп, Ф.Мөхәммәтова сүзләренә иҗат ителгән җырларны китапханә хезмәткәре Зилә Билданова башкарды. Кичәбезнең ахырында укучыларның алган белемнәрен ныгытып Фәүзия Мөхәммәтова иҗатына багышланган викторина да үткәрдек.Кичәбез тәрбияви һәм мавыктыргыч булып үтте, һәркемнең күңелендә матур хисләр уятты. Укучылар якташ шагыйрәбез иҗаты турында яңа мәглүматлар туплап киттеләр.