“Герой шагыйрь- Муса Җәлил”
Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Быел, 2019 елны, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тула. Үзәк китапханәдә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан “Герой шагыйрь- Муса Җәлил” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә М.Җәлилнең китаплары, матбугат битләрендә басылган язмалары, шулай ук М.Җәлилнең фоталары һәм цитаталар куелды. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел. Без, китап укучыларны бу күргәзмә белән һәрдаим таныштырып торабыз. Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына тугрылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса Җәлил халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.