“Татар теле туган телем,киләчәгем шатлык гөлем!
Бүген, 22нче гыйнвар көнне Нурлат районында Бөтендөнья татар конгрессының татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган зональ утырышы узды.Мәдәният сараенда Җирлекара үзәк китапханәсе кунакларны “Татар теле туган телем,киләчәгем шатлык гөлем! “ дип исемләнгән акция белән каршы алды.Бу акциягә беркемдә битараф кала алмады.Күренекле татар шагыйре Роберт Миңнуллин белән татар теле,татар әдәбияты турында эчтәлекле әңгәмә үтте.Шагыйрь буларак ул безнең якташ язучыларыбызның иҗаты белән танышты һәм аларга алдагы көндә дә иҗат чишмәләренең саекмавын теләде.
Бөтендөнья конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевны һәм биредәге утырышка килүчеләрне якташ язучыбыз Роза Сабированың иҗаты белән таныштырдык һәм татар халкының үсеш стратегиясенә багышлап язылган үзенең иҗат җимешен кунакларга җиткерде.