Центральная библиотека

«Язгы кәеф — шигъри кичләрдә»

Бүген китапханәдә Нурлат әдәби клубы кысаларында
«Язгы кәеф — шигъри кичләрдә» дип исемләнгән шигъри кичә узды. Чара барышында җирле авторлар үзләренең күңелләргә үтеп керерлек яңа шигырьләрен укыдылар. Кичәдә шигърияткә, туган якка һәм язгы хисләргә багышланган иҗат җимешләре яңгырады, ә залны моң һәм илһам хисе биләп алды.
Еще больше фотографий в нашем канале Макс по ссылке: clck.ru/3Ru9Mo