Центральная библиотека

«Туган як шигърияте»

19 февраль көнне китапханәдә Нурлат әдәби клубының чираттагы җыелышы — «Туган як шигърияте» исемле шигъри кичәсе узды. Чара кысаларында җирле авторлар үзләренең күңелгә үтеп керерлек яңа шигырьләр укыдылар. Иҗат клубында яңа исем — Энҗе Фазуллина да үзенең беренче шигырьләре белән таныштырды. Мондый очрашулар туган як иҗатын үстерүдә һәм яшь талантларны ачыклауда зур әһәмияткә ия.