"Каюм Насыйри мирасы"
Бүген китапханәдә "Каюм Насыйри мирасы" исемле китап күргәзмәсе янында әңгәмә уздырылды.
Күргәзмәдә Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулы мәгълүмат тәкъдим ителде. Аның китаплары, кул язмалары күрсәтелде. Укучылар татар халкының күренекле шәхесенең мирасы белән якыннан таныштылар.