Центральная библиотека

2018 нче елның 20 нчы февральдә район үзәк җирлекара китапханәсендә тормышка чиксез мәхәббәт белән сугарылган, яшәүгә мәдхия булып яңгыраган – талантлы язучы һәм рәссам, халыкара “Филантроп” премиясе лауриаты, Татар язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Гаяз Исхакый бүләкләре иясе көчле рухлы якташыбыз Гакыйль Сәгыйровның тууына 80ел тулды.

2018 нче  елның 20 нчы февральдә район үзәк  җирлекара китапханәсендә тормышка чиксез мәхәббәт белән сугарылган, яшәүгә мәдхия булып яңгыраган – талантлы язучы һәм рәссам, халыкара “Филантроп” премиясе лауриаты, Татар язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Гаяз Исхакый бүләкләре иясе көчле рухлы якташыбыз Гакыйль Сәгыйровның тууына 80ел тулды. Шул уңайдан “Халкыбызның асыл улы”дигән әдәби кичә уздырдык. Кичәгә 2 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары чакырылды.Укучылар  Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлы, иҗаты һәм рәсемнәре турында бик күп яңа мәгълүмәтләр алдылар.”Халкыбызның асыл улы”  дигән слайд шоу күрсәтелде, ә биографиясе буенча викторина үткәрү кичәне аеруча җанландырып җибәрде. “Табигатьнең моңлы сандугачы ” – дип аталган күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Тик могҗизалы каләмгә ия булган көчле рухлы Г.Сәгыйровның ихтыяр көче, аның тормыш юлы аны белгән кешеләргә, шигырьләрен укучыларга , кешелеккә изгелек,түземлек үрнәге булып тора һәм бүген дә һәрберебезгә яшәргә көч бирә, сынган күңелләргә канат куя.