2018 нче елның 26 гыйнваренда район үзәк җирлекара китапханәсендә күренекле галим, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Мәрҗәни – татар дөньясының мөхтәрәм заты” дигән әдәби кичә булып үтте.
2018 нче елның 26 гыйнваренда район үзәк җирлекара китапханәсендә күренекле галим, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Мәрҗәни – татар дөньясының мөхтәрәм заты” дигән әдәби кичә булып үтте. Кичәгә 8 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары чакырылды.Укучылар Шиһабетдин Мәрҗәнинең тормыш юлы һәм гыйльми эшчәнлеге турында бик күп яңа мәгълүмәтләр алдылар. “ Мәрҗәни – татар дөньясының мөхтәрәм заты” дигән слайд шоу күрсәтелде, ә биографиясе буенча викторина үткәрү кичәне аеруча җанландырып җибәрде. “Олы галим Мәрҗәни” – дип аталган күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Татар дөньясының хөрмәтле, иң мәшһүр галимнәрнең берсе Ш.Мәрҗәнинең күркүм образы, гыйльми эшчәнлеге, татар әдәбияты һәм матбугаты тарихында сүнмәс бер йолдыз булып балкыр, халык күңелендә яшәр.