"Ачылмаган сер ул – Мәхәббәт!”
🖋️Үзәк китапханәнең утырышлар залында җирле шагыйрә Әлфия Төхвәтуллина – Гөмәрова белән бик җылы очрашу узды. "Ачылмаган сер ул – Мәхәббәт!” дип исемләнгән китап тәгъдим итү чарасына районның каләм әһелләре, китапханәчеләр, туганнары, якын дуслары, шагыйрәнең иҗатына битараф булмаган әдәбият сөючеләр катнашт. Алып баручылар тамашачыларны язучының биографиясе hәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар. Кичәгә кунакка килгән җирле шагыйрәләребездән hәм кунакларыбыздан да котлау сузлэре яңгырады.
Үз чиратында без шагыйрәгә очрашуга килгән өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. Хәтер сандыгында матур истәлек булып сакланыр бу чарабыз!