Центральная библиотека

«Хуш киләсең, Мәүлид ае»

2024 елның сентябрь аенда мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне - Мәулидне билгеләп үтәләр. Ислам динендә бу пәйгамбәр иң абруйлы һәм иң хөрмәтлеләрдән санала, шуңа күрә дин тотучылар өчен бәйрәм иң мөһимнәрнең берсе булып тора. Мәүлид ән-Нәби-Мөхәммәд бәйрәменең исеме гарәпчәдән «Пәйгамбәрнең туган вакыты (урыны)» дип тәрҗемә ителә.
Бу күркәм чарада жирлекара үзәк китапханә «Хуш киләсең, Мәүлид ае» китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият дин кардәшләребездә зур кызыксыну уятты, ул барлык кунакларның да күңеленә хуш килде.