Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Хак сүзләр. Әлегә хакыйкатьне күздә тотып, без Үзәк китпханәдә “Туган ягым – Изге Биләр һәм Болгар җире” дигән темага сәяхәт үткәрдек.
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Хак сүзләр. Әлегә хакыйкатьне күздә тотып, без Үзәк китпханәдә “Туган ягым – Изге Биләр һәм Болгар җире” дигән темага сәяхәт үткәрдек. Сәяхәткә 2 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары чакырылды. Сәяхәтебезне “Болгар җирем” дигән җыр белән башлап җибәрдек. Сәяхәт барышында укучылар Биләр һәм Болгар тарихы белән таныштылар,шулай ук презентация карадылар. “Милли тарих асылташы” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Алган белемнәрен йомгаклап укучылар белән “Акыл штурмы” үткәрелде. Укучылар ике төркемгә бүленеп ярыштылар. Соңыннан сәяхәтебезне тәмамлап элекеге Болгар халкының ничек яшәве,нәрсә белән шөгелләнүе турында кино күрсәтелде.