21 сентябрьдә Үзәк китапханәдә икенче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары белән Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланнган “Ул кабызган утлар” дигән телдән журнал үткәрдек.
21 сентябрьдә Үзәк китапханәдә икенче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары белән Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланнган “Ул кабызган утлар” дигән телдән журнал үткәрдек. Кәрим Тинчурин татар драматургиясе һәм театры тарихында иң якты йолдызларыбызның берсе булып тора. Кәрим Тинчурин бик күпкырлы талант иясе.Ул драматург та, артист та, режиссер да, шагыйрь дә.Сәхнәдә, радиода ,телевидениядә К.Тинчурин сүзләренә язылган җырларны без гел ишетәбез.Чарабызны да аның сүзләренә язылган “Без кабызган утлар” җыры белән башлап җибәрдек. Укучылар К.Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, чара барышында аларга презентация күрсәтелде. Шулай ук алар викторинада бик актив катнаштылар, “Зәңгәр шәл” спектакльнән өзек карап кителәр.Соңыннан китапханә буенча экскурсия үткәрелде