24 нче апрель көнне Үзәк китапханәдә Тямаева Р.Р. җитәкчелегендә 2 нче мәктәп укучылары белән Татарстанның 100 еллыгын каршылап “Туган җирем – Татарстан” дип аталган КВН үтте
24 нче апрель көнне Үзәк китапханәдә Тямаева Р.Р. җитәкчелегендә 2 нче мәктәп укучылары белән Татарстанның 100 еллыгын каршылап “Туган җирем – Татарстан” дип аталган КВН үтте. КВНны Татарстанның гимны белән башлап җибәрдек.Чараның максаты итеп укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр – районнары белән таныштыру. Туган төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Ярыш вакытында укучыларга презентация ,төрле рәссемнәр, диалог, кроссворд, китап күргәзмәсе тәгъдим ителде. КВН барышында укучылар бик актив катнашып үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан жюри нәтиҗәләрне иглан итте һәм командаларга бүләкләр тапшырылды.